Барлык яңалыклар
Новости
2 апрель , 17:00

Ул ак киемле затлар өрәкләр идеме?

Башкортстанның Балтач районы авылларының берсендә ун ел элек булган вакыйга күпләрне хәйран итә.

Ул ак киемле затлар өрәкләр идеме?
Ул ак киемле затлар өрәкләр идеме?

Ул елда август ае җылы, коры килә. Әле каникулга, ялга авылга кайткан яшь – җилкенчәк таралышмаган.  Клубка чыгалар, күңел ачалар. Җәйнең соңгы аенда инде көннәр кыскара, караңгы тиз төшә. Күз бәйләнгәч кенә клубка җыелышкан егетләр, кызлар төн уртасы авышкач кына кайтырга чыгалар. Түбән очта яшәгән Гәүһәрне Марат озата. Урам утлары да янмаган көннәр була бу. Менә бер мәлне Гәүһәрнең өенә якынлашалар. Янәшәдән генә чылтырап чишмә агып ята. Шул чишмәдә егет белән кыз су эчәләр, эскәмиядә сөйләшеп утыралар. Бер мәлне калкулыктан озын ак киемле кешеләр килеп чыга.  Үзләре чалмалылар! Әйтерсең атлап түгел, йөзеп йөриләр. Үзләренә якынлашкач, егет белән кыз исәнләшәләр. Ә ак киемле кешеләр... аларга борылып та карамыйлар. Ничек килсәләр, шулай тезелешеп китеп баралар. Гәүһәр белән Марат авылда андый киемле кешеләр күренгәне булмагач аптырап калалар, куркалар. Ә ул кешеләр урам башындагы икенче йортка керәләр дә, йорт эчендә гөр-гөр сөйләшә башлыйлар. Ир кеше тавышлары ап-ачык булып ишетелә. Тик сүзләре аңлашылмый. Кыз белән егет урыннарыннан кузгалалар. Бу йортта яшәгән кешеләрнең танышларыдыр, дип уйлап кайтып китәләр.

Ни гаҗәп, икенче көнне бу йорт хуҗаларыннан сорашкач, аларга бер кешенең дә кермәве, бу йортта бер төрле дә тавыш ишетмәүләре ачыклана. Аннан да гаҗәпләндергәне: берничә көннән бу йорттан мәет чыга, кырык көн тулуга... шул ук йорттан икенче мәет җирләнә...

Бу хәл турында ишеткән авыл кешеләре төрлечә фаразлый. Шушы төбәктә 1921 — 1923нче еллардагы ачлык чорында күп кешене җәберләп үтерү очракларына кагылышлы чынбарлыкларны ата-бабалар язып калдырган истәлекләрдән укып белгән кешеләр яши. Алар фикеренчә, газаплап үтерелгән (үз үлеме белән үлмәгән) кешеләрнең җаннары тынычлык таба алмый, җир белән күк арасында бәргәләнеп йөри икән. Шул җаннар аерым кешеләргә күренәләр...

Корьәннең Әгъраф (Пәрдә)” сүрәсенең 179 нчы аятендә болай диелә: “Тәхкыйк җеннәрдән вә кешеләрдән күпләрне җәһәннәм өчен бар иттек, аларның гакыллары бар, ләкин хакны аңламыйлар, аларның күзләре бар, ләкин гыйбрәтләрне күрмиләр, аларның колаклары бар, ләкин Аллаһ сүзләрен ишетмиләр, алар хайван кебиләр, бәлки хайваннарга караганда да, файда белән зарарны аера алмауда гакылсызраклар, чөнки бер хайван да утка керми, ә динсез кешеләр утка керергә хәзерләнәләр. Алар камил гафилләр, үз киләчәкләрен һич тә уйлап карамыйлар”.

Сезнең тормышта шундый хәлләр очраганы булмадымы?

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: