Барлык яңалыклар
Новости
2 апрель , 19:21

Апрель ае кемгә уңыш китерәчәк?

Йолдызлар нәрсәләр вәгъдә итә? Апрель аена йолдызнамә белән танышыгыз.

Апрель ае кемгә уңыш китерәчәк?
Апрель ае кемгә уңыш китерәчәк?

Кучкар. Сине җитди эшләр көтә. Бу очракта кыю һәм тәвәккәл булуың бик мөһим. Фантазиягә бирелмә, дускай, җитди карар кабул иткәндә салкын акыл һәм төгәллек кирәк. Бу айда башкарылган эшләрдән канәгать калырсың.

Үгезбозау. Эшең күп, өлгер генә! Укуыңа ныграк игътибар бүл. Бу айда тырышсаң, нәтиҗәсе уңышлы булыр. Күптәнге хыялың тормышка ашар: күптән кызыгып йөргән киемне сатып алырсың.

Игезәкләр. Син, дустым, хыялларга, хискә бирелергә яратасың. Тиздән җәй җитә, димәк, уку тәмамланырга да аз вакыт кала. Дөрес юл сайлый белсәң, үзеңне җиңүләр көтә.

Кысла. Ышанычлы дусларың яныңда булыр, яман юлга аяк басарга ирек бирмәс. Яныңда андый дуслар булу — зур бәхет, үзең дә аларга игътибарлы бул. Һәр эшкә җаваплы кара, башыңдагы начар уйларны позитив фикерләргә алмаштыр.

Арыслан. Игътибар җитмәвенә эшең пошар, кемгәдер ачуың кабарыр. Тик һәрвакыт үзеңне күрсәтергә тырышуың башкаларны ялкытырга мөмкин. Ай азагында кәефеңне күтәрерлек сәбәпләр булыр, шуңа әзер тор.

Кыз. Барлык сорауларга җавап таба торган уңышлы көннәр башлана. Еллар буена эчеңне кырып йөргән мәсьәләне хәл итәргә дә мөмкинлек туар. Кыю бул, авырлыклардан качма. Айның икенче яртысында күптән көткән кешеңне очратырсың. Әти-әниеңә мәрхәмәтле бул.

Бизмән. Кояш елмая дип җиңел киемгә күчәргә ашыкма. Бу айда сәламәтлегеңә аеруча игътибарлы бул. Яңа танышлар бик ышанычлы булмас, шуңа да дусларың киңәшен ишетергә тырыш.

Чаян. Тормышыңда уңай үзгәрешләр булачак. Начар билгеләрне төзәтү мөмкинлеге туар, кулыңнан ычкындырма. Һәрнәрсәне үзаллы башкарырга тырышырсың, тик шулай да әти-әниең киңәшенә колак сал.

Укчы. Бүгенге көн белән генә яшәмә, дускай, алда сине күп эшләр көтә. Укуга күбрәк вакыт бүл. Укытучылар белән конфликтка кермә, имтихан вакытында үкенергә туры килмәсен. Үз фикереңне белдерү — яхшы нәрсә, тик һәр урында чаманы белергә өйрән.

Кәҗәмөгез. Тормышыңда үзгәрешләр булыр. Яңа эшләр башкару өчен бик уңайлы вакыт. Һәр үзгәрешнең зур дулкынлану һәм борчылулар таләп итүен беләсеңдер, дускай. Якыннарыңа игътибарлы бул, әти-әниеңә синең ярдәмең кирәк булачак.

Сукояр. Буш вакытыңны телевизор, компьютер алдында үткәрергә тырышма. Бу айда сәламәтлегеңә аеруча игътибар таләп ителә. Күбрәк саф һавада бул, гимнастика белән шөгыльлән. Яз кояшы елмаю белән иҗади фикерләр туар, кызыклы эшләр башкарасың килер. Тик, дустым, ялкауланма гына!

Балык. Канатланып очасың, әллә күпме эшләр башкарасың килер. Ашыккан — ашка пешкән, диләр. Артыңа әйләнеп карарга, уйланырга вакыт тап. Ай азагында арыганлыгың сизелер, ял итәргә, йокың туйганчы йокларга кирәк, дустым.

Автор:
Читайте нас: