Новости
1 апрель 2024, 06:07

Кадер кичен танып белергә була?

Аның нинди билгеләре бар?

– Кадер киченнән соң икенче көнгә таба кебек түп-түгәрәк һәм нур чәчмичә кояш чыга. Бу кичнең иң төп билгесе әнә шул. Тагын бер хәдистә: «Ул төн ачык, тыныч булыр, анда бәрәкәт булыр. Ул ни суык, ни салкын булмас, икенче көнне кояш нурлар чәчмичә чыгар», – дигән юллар бар.

 Кадер кичен ничек уздырырга?

Пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа ﷺ: «Кем дә кем, шушы кичәне Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатенә, аның гөнаһларны кичерүенә өметләнеп, гыйбадәттә үткәрсә, аның үткән барлык гөнаһы да гафу ителер», – ди. Шуңа күрә шушы кичне гыйбадәттә уздырырга кирәк.

Рәсүлебез ﷺ рамазан аеның соңгы 10 көнен мәчеттә үткәргән. Ул төннәрен гыйбадәттә булган, гаиләсен дә уяткан. Шуңа күрә бу кичне гыйбадәттә, зекердә, тәсбихтә, догада, Коръән, тәһәҗҗүд намазын укып үткәрсәк, Аллаһы Тәгалә барлык гөнаһларыбызны да кичерәчәк. Кадер кичендә үзен гыйбадәткә, зекергә багышлаган кешенең хәерсез гамәлләргә дә вакыты калмый.

 Кадер кичен нинди көннәрдә эзләргә кирәк? Ул ни өчен яшерелгән?

– Кадер киче рамазан аеның соңгы ун көнендә һәм так сандагы төндә яшерелгән була. Шул рәвешле быел ул рамазан аеның 21, 23, 25, 27, 29 нчы кичнең берсендә булырга мөмкин. Адәм балалары шушы 1 көнгә, 1 сәгатькә генә басым ясамасыннар, гыйбадәтләрен күп кылсыннар, әҗерләре, иманнары, тәкъвалыклары артсын дип, Аллаһы Тәгалә шушы төнне яшергән.
1 елда – 365 көн. Шуның 1 ае – ураза. Шул 1 айның соңгы 10 көне, шул 10 көннең 5 төне… Күпме бу? Юк, билгеле. Шуңа күрә адәм балалары күбрәк зекер, дога кылсыннар, ялкауланмасыннар, уяу булсыннар иде.

 Йәгез, бер дога!

Рәсүлүллаһ ﷺ Гайшә анабызга бу кичәдә уку өчен ошбу доганы өйрәткән:

 «ӘЛЛААҺҮММӘ ИННӘКӘ ГӘФҮВВҮН ТҮХИББҮЛ ГӘФҮӘ ФӘГФҮ ГӘННИИ».
Мәгънәсе:
«Аллаһым! Син – гафу итүчесең, гафу итүне сөярсең, мине гафу ит!»

 

Автор:
Читайте нас