Новости
31 март 2024, 07:27

Сез дә дюк үстерәсезме?

Нинди гибрид соң ул дисезме?

Дюк — чия һәм төче чия (черешня) гибриды, аны “черевишня” дип тә йөртәләр. Тәрбия шартлары чиядән аерылмый.
Дюк монолиоз һәм коккомикозга чиядән чыдамрак. Күпчелек сортлары чия чебененә дә бирешми. Җимешләре эре, әмма төче чиядән әчкелтемрәк.
Дюкка кояшлы, грунт сулары якын булмаган урын кирәк. Ул әче туфракны өнәми. Узган елгы ботаклары да чәчәк ата, шуңа салкын кыштан соң ял итәргә мөмкин. Күпчелек сортлары -25...-35 оСка кадәр түзә.
Урта полосада дюкның “Краса севера”, “Ночка-1”, “Ночка-2”, “Превосходная Веньяминова”, “Спартанка” сортлары яхшы үсә ала. Янәшәсенә серкәләндерү өчен “Ипуть”, “Красная плотная” черешнясы утыртырга кирәк.

ИМ

 

Автор:
Читайте нас