Новости
31 март 2024, 03:56

Колбасаны еш ашыйсызмы?

Табиб бу ризыкның нинди авыруларга сәбәпче булуы турында сөйләде

Колбасаны еш ашыйсызмы?Колбасаны еш ашыйсызмы?
Колбасаны еш ашыйсызмы?

Табиб-диетолог Наталья Денисова колбасаны көн саен куллану куркынычы турында сөйләде. Беренчедән бу гадәт артык гәүдә авырлыгына китерергә мөмкин. Табиб сүзләренчә, көн саен колбаса ашаган кешеләр үзләренең рационына артык май кертә, ә бу гәүдә авырлыгын арттыра.


"Ит белән чагыштырганда, колбасада май күләме берничә тапкыр артык. Мәсәлән, 100 грамм пешкән сыер итендә 16-17 грамм май бар. Ә 100 грамм пешерелгән колбасада ул — 22-24 грамм, ярым ысланган колбасада — 30-44 грамм, ә ысланган чи колбасада 67 граммга кадәр», - ди эксперт.
Моннан тыш, колбаса ризыкларын даими куллану гадәте шешенү һәм күз астында капчыклар барлыкка килү, шулай ук кан басымы артуга китерә. Болар барысы да организмга колбаса белән бик күп тоз эләгүенә бәйле.


Шулай ук, табиб колбаса ашау гадәте рак кебек куркыныч авыруга китерүен дә арттыра, дип ассызыклый. Ул колбаса ризыклары составында канцерогеннар барлыгын кисәтә: мәсәлән, нитритлар (аппетитлы алсу төс алу өчен өстәлә) һәм бензапирен (ысланган колбасада күп булырга мөмкин).

" Нинди нәтиҗә ясап була? Әгәр дә сез колбасаны яратасыз икән, сез аннан бөтенләй баш тартырга тиеш түгел, бары тик көн саен ашарга ярамавын белергә тиеш. Сирәк кенә берничә кисәк колбаса ашау артык зыянлы булмас», — ди диетолог.

Автор:
Читайте нас