Баулы. 31 март - "Балтач таңнары". 31 март күзләре төрле төстә булган кешеләр көне. Күрше республиканың Баулы районы Яңа Чүте авылында яшәүче Мәгъданис Мөгыйнованың бер күзе коңгырт, икенчесе яшкелт-зәңгәр төстә икән.
31 мартта бер гадәти булмаган бәйрәм - төрле төстәге күзләр көне билгеләп үтелә. Бу көн үзендә гетерохромия билгесе булган кешеләргә багышлана. Баулы районында да шундый үзенчәлекле кешеләр таптык, дип яза “Хезмәткә дан”.
"Гетерохромия" сүзе грек тамырларына ия һәм төрле төс дип тәрҗемә ителә. Статистика буенча, халыкның бер проценты гына бу махсус пигментациягә ия. Гетерохромия-кешенең иң матур, гаҗәп һәм серле физик күренешләренең берсе.
Яңа Чуте авылында яшәүче Мәгъданис Мөгыйнова. Шундый гаҗәеп кешеләрнең берсе. Ул гаиләдә бердәнбер бала булып үсә. Шу ук вакытта үзенчәлекләре белән. Аның күзләре төрле төстә.
- Минем бер күзем куе коңгырт, икенчесе яшкелт – зәңгәр. Төрле төстәге күзләр нәселдән килә, диләр, әмма мин туганнарым арасында андыйларны хәтерләмим, – дип белдергән Мәгъданис Мөгыйнова “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә. - Бәлки, булгандыр да, да кем белә? Әнием үлгәндә миңа биш яшь иде. Һәм әти бу хакта беркайчан да әйтмәде. Мин үги әнием белән үстем.
Сирәк очрый торган, төрле төстәге күзле кешеләр, берәүләр табигатьнең бер могҗизасы дип исәпләсә, икенчеләрдә кире фикер дә тудыра.
- Балачакта, бигрәк тә мәктәптә укыганда, мине еш кына кыерсыталар иде. Ул вакытта боларның барысын да авыр кабул итә идем, – ди Мәгъданис Мөгыйнова . Соңрак, инде бераз үскәч, мин моңа игътибар итми башладым. Мин үземне ничек бар шулай кабул иттем.
Гадәттә, төрле төстәге күзләр кешенең күрүенә берничек тә тәэсир итми, чөнки күзнең барлык башка өлешләре сәламәт кала.
– Элек танышларым да, туганнарым да, бер күзеңне кулың белән каплап, берәр нәрсә укып кәрсәт әле, дип мөрәҗәгать итәләр иде - дип сөйли Мәгъданис Мөгыйнова. - Алар, мөгаен, минем ничек күрүемне белергә теләгәннәрдер. Әлбәттә, ике төрле төстәге күзле кеше тирә-юньдәгеләрдә кызыксыну уята. Шуңа күрә кешеләр белән сөйләшкәндә, мин беркайчан да аларның күзләренә карамыйм. Ә күпләр, киресенчә, миңа текәлеп карыйлар.
Мәгъданис Мөгыйнова һәрвакыт үзенчәлекле һәм яшь чагында бик матур була. Ире Фаил белән бергә уллары Наилны үстерәләр. Мәгъданис озак еллар туган колхозында савучы, бозау караучы, аннары мәктәптә техник хезмәткәр булып эшли, аннан лаеклы ялга чыга.
- Ирем мине ничек бар, шулай кабул итте. Күзләремнең төрле төстә булуына беркайчан да игътибар итмәде. Ә мин үзем элек һәрвакыт балаларның яки оныкларының да шундый булып тууыннан курка идем, – ди Мәгъданис Мөгыйнова. - Минемчә, моннан курку дөрес түгел . Нинди төстә булса да, күзләрне сакларга кирәк!
Баулының дүртенче гимназиясенең алтынчы сыйныф укучысы Радель Галимуллинның да күзләре төрле төстә.
“Күзләрең үзеңнекеме, әллә линза киясеңме?”- дип сораучылар да бар икән аңардан. Ә бәләкәй чагында, әти-әнисе, Радельнең күзләре төрле төстә булуын исәпләгәч, шөбһәләнеп тә алганнар. Хәтта табибка да барганнар...