БСТ телеканалында “Сәләм” тапшыруының туры эфирында күптән көтеп алынган “Рәхмәт-2024” акциясенең суперпризлары уйнатылды.
Акциядә сайлау комиссиясенә гаиләләре белән барып тавыш биргән һәм билет алган барлык сайлаучылар катнашты. Сайлауларда катнашып, фатир оту бәхете Чакмагыш районыннан Латыйповлар гаиләсенә елмайган. Айгөл Әданис кызы белән Ильнур Фаат улы өчен бу көтелмәгән шатлыклы яңалык булган. Алар өч бала: Арсений, Алан белән Раянны тәрбияли. Гаилә елында шундый зур шатлыкка ирешкән Латыйповлар гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз!