Газлы татлы эчемлекләр ашказанына гына түгел, тешләргә дә зыян китерә.
Газлы эчемлекләр куллану теш эмале бозылуга китерә: анда ярыклар барлыкка килә, эрозия башлана, тешләрнең сизгерлеге арта.
Углекислый газның зур концентрациясе эмальне җимерә, пациентлар салкын, кайнар яки әче ризык ашаганда авырту сизә башлыйлар.
Моннан тыш, еш кына нәкъ менә газлы эчемлекләр кариеска сәбәп була: шикәр – төрле микроорганизмнар өчен бик яхшы ризык. Бу ризык белән тукланып, бактерияләр актив үрчи башлый һәм теш өслеген җимерүче кислота бүлеп чыгара.
Газлы эчемлекләр составына кергән төрле буяулар тагын бер куркыныч тудыра. Алар эмальне кирәкмәгән төскә буярга сәләтле. Моннан тыш, теш пломбалары да төсен үзгәртә ала.
Түбәндәге киңәшләрне тотарга кирәк:
Өстәмә рәвештә, даими, һәр 6 ай саен, профессиональ гигиена чистартуын үткәрергә кирәк. Процедура эмальне ныгытуга, ташлардан һәм бактерияләрдән котылуга ярдәм итә.