Япониядә кызыл дөге экстрктыннан ясалган БАД эчүчеләр арасында бишенче кешенең үлеме теркәлгән.
Аны Япониянең Kobayashi Pharmaceutical фармкомпаниясе җитештерә.
Фармкомпаниягә һәлак булучыларның туганнары мөрәҗәгать иткән. Тагын йөзләгән кешенең хастаханәдә ятулары билгеле.
Фармкомпаниядә бу кешеләрнең нәкъ БАД кулланудан үлүләрен тикшерә башлаганнар. БАДның составына артык компонентлар кушылган, башта аларның кушылуы күзалланмаган булган. Япониянең сәламәтлек саклау министрлыгы да бу проблема белән бик хафалана, әлеге вакытта БАДларны сатуны туктатканнар.
Бу БАДларны йөрәкнең эшчәнлегенә ярдәм итә, холестиринны төшерә дип мактаган булганнар. Кызыл дөгенең йөрәк эшчәнлегенә ярдәм итә алуы медицинада исбат ителмәгән факт.
Биотехнолог Альбина Макаева русиялеләргә витамин һәм БАДлар эчер алдыннан табиб белән киңәшләшергә тәкъдим итә. Аларны рекламага карап түгел, табиб кушуы буенча гына кулланырга кирәк, ди ул.
Русиягә БАД дип төрле тыелган яисә сертификация үтмәгән матдәләр кертелә, ди ул. Роспотребнадзор Русиядә мондый БАДларның әлегә булмавын хәбәр иткән, әмма БАДларны бик сак кулланырга чакырган.
Күп очракта алар Русиягә контрабанда юлы белән кертелә һәм беркайда да теркәлми. Аларны интернет-кибетләр аша саталар. Япониядә бу БАД безнең акча белән 2 мең сумга сатылган. Әгәр аны Русиядә тапсалар, саткан кешене ирегеннән мәхрүм итү көтә.
Чыганак: KP.RU: