Барлык яңалыклар
Новости
28 март , 11:02

Пенсияләр арта

1 апрельдән пенсияләр арта

Пенсияләр арта
Пенсияләр арта

1 апрельдән социаль  – картлык, инвалидлык һәм туендыручысын  югалту буенча, шулай ук ике ата-анасы да билгесез булган балаларга  – пенсия түләүләрен индексацияләячәкләр. Бу хакта Социаль анализ һәм фаразлаулар институтының фәнни хезмәткәре  Виктор Ляшок хәбәр итте.

Бүгенге көндә 3,4 миллионга якын кеше  социаль пенсия ала. Түләүләрнең күләме билгеле бер сумманы тәшкил итә, ягъни фиксацияләнгән. Страховка пенсиясен 38 миллионга якын русияле ала. Аларның пенсиясе ел башында шул ук 7,5 процентка арткан иде. 

Шулай ук апрельдә  призыв буенча хәрбиләрнең  һәм үз теләкләре белән сугышка китеп, анда хезмәт иткән вакытта  инвалидлык алганнарның пенсияләре дә индексацияләнәчәк.

Чыганак: lenta.ru

Автор:
Читайте нас: