Рухи азык өләшү, кешеләргә бәйрәм бүләк итү —мәдәният хезмәткәрләре һөнәренең төп асылы. Магашлы-Алмантай авыл клубында мәдәни чараларны оештыручы булып көч салган Лариса Кузьмина халыкка шатлык өләшүдән үземә җиңеллек, канәгатьлек хисе алам, ди.
Мари мәдәниятен халыкка җиткерүдә, аның дәртле биюләрен тамашачыга чыгаруда магашлы-алмантайлыларга җитүче юк. Аеруча соңгы елларда һәр чарада алар актив катнаша һәм матур күрсәткечләргә ирешә. Бу үрләр артында клуб мөдире Әлфинә Алексеева, гармунчы Артур Сайпанов, мәдәни чаралар оештыручы Лариса Кузьминаның һәм авыл халкының гомум тырышлыгы ята.
Лариса Фирдусовна клуб мөдире Әлфинә Алексеева чакыруы буенча 2004нче елда мәдәният учагына эшкә килә. 2011нче елда яшьләрдән тупланган „Рвезылык” һәм балалардан торган” Лупсиге” бию коллективларын җитәкли. Яшьләр коллективы 8 пардан тора, ә мәктәп яшендәге 6 парга биюләр өйрәтә ул. Лариса Кузьмина үзенең сәләте ярдәмендә башкаларны туплый, кызыксындыра ала. Ул вакытта махсус белеме булмаса да, бию көен ишетү белән нинди хәрәкәтләр эшләргә кирәклеге, гомумән бию аның уенда туа. Әлеге сәләте бик күп номерларны сәхнәгә чыгарганда булышлык итә. Әмма бала югалту кебек ачы кайгылардан соң юкка чыга.
Тырышканнар эзсез калмый. Алар авылда гына түгел, район үзәгендәге төрле чараларда катнашып, призлы урыннар яулый. 2012нче елда „Өзә бас” район конкурсында Гран-При яулыйлар. Җиңүләр биючеләргә тагын да дәрт өсти. Биюләргә килгәндә Лариса Кузьмина төрле милләт халкының биюләрен үзе башкара һәм калганнарга өйрәтә. Аныңча иң җиңел үзләштерелгәне— татарныкы булса, иң авыры — удмурт халык биюе.
Балалардан һәм өлкәннәрдән тупланган кашыкчылар ансамблен дә ул булдыра. Ике елга бер Магашлы –Алмантай авыл клубында „Яндар йук” җыр конкурсы оештырыла. Биредә төрле тарафларда яшәгән мари халкы җырлап, биеп кенә калмый, бер-берсе белән аралаша, күрешә.
2023нче елда Магашлы- Алмантай авыл клубына ремонт үткәрелгән. Июнь аенда төбәк „Семык” бәйрәме оештырыла. Нәкú шул вакытта Лариса Фирдусовна Алабуга сәнгать һәм мәдәният колледжын кызыл дипломга тәмамлый. Диплом эшен дә „Семык” темасына яза.
Ике ел дәвамында халык җыйнак, чиста мәдәният йортында җыела, концерт һәм спектакльләр карый, күңелле һәм мавыктыргыч бәйрәмнәргә җыела. Төрле елларда төрле чараларда алынган Мактау грамоталары бинаның бер стенасын тулысынча алган. Аларны карап чыгарга гына да бик күп вакыт кирәк. Агымдагы елда гына „Балтач бизәкләре”, „Җиңү Салюты” район конкурсларында икенче урынга лаек булганнар.
Лариса Кузьминаның оештыру эшеннән дә бигрәк иҗади кеше булуы сокландырды. Оста куллы ханым мари милли орнаментлы алкалар, муенчалар, төрле бизәүгечләр ясый, лоскутлардан , материал кисәкләреннән төрле ысуллар белән паласлар тегә, мунчалалар бәйли, сумкалар тегә. Бисерлар кулланып күкрәк бизәгечләре— герданнар ясый.
— Кул эшләрен шулкадәр яратам. Берсен эшләп бетерүгә, икенчесен эзли башлыйм. Эзләнүдүн туктаганым юк. Иҗат итмәсәм, үземә кыен. Сусыз гөл үсә алмаган кебек, кул эшләреннән башка яши алмыйм, кул эшләр уйларны тәртипкә китерүдә менә дигән чара. Әнием матур итеп җырлый иде. Кул эшенә дә ул өйрәтте. Эшләгәнең минем өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен дип әйтә торган иде, —ди Лариса Кузьмина.
Лариса Фирдусовна белгәннәрен башкаларга өйрәтү йөзеннән осталык дәресләре үткәрә. Залларны да яратып бизи ул. Спектакльләргә сәхнәләрне бизәүне, фото төшү өчен зоналарны әзерләүне дә теләп башкара. Шәхси күргәзмәләрендә күз нуры түгеп эшләгән әйберләре күпләрдә кызыксыну уята.
Кул эшләре соклану хисе уятса, күпкырлы шәхеснең умартачылык белән шөгыльләнүе аптыратты хәтта. Ул бал кортларын ялгызы, иптәшеннән башка карый икән.
Төгәллек таләп иткән эштә дә сынатмый ул. Лариса Фирдусовнаның сайлау участогы комиссиясе рәисе вазифаларын озак еллар башкаруы моны дәлилли.
Эше белән бергә гаилә тормышы да үрелеп барган.Тормыш иптәше Иван Фатхуллин вахта ысулы белән чит тарафларда эшли, кайткан арада да Ларисага ярдәмләшергә вакытын таба. Өлкән улы Евгений, килене Ангелина, кече улы Вадим да ул җитәкләгән коллективларда биеп үсәләр. Бүген Лариса оныгы Матвейның уңышларын да сөенә.
Авылда клуб мәдәният үзәге генә түгел, анда тормыш кайный, көнүзәк мәсьәләләр дә биредә хәл ителә. Лариса Кузьмина халык белән бер фикердә. Ул мари мәдәниятен, аның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап, киләчәк буынга тапшыруда армый-талмый көч сала, үз өлешен кертә.
Рифина НИГАМӘЕВА.