Русия Федераль хәвефсезлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе хезмәткәрләре Әлшәй районы ЮХХДИ начальнигының законсыз эшкуарлык фактларын ачыклаган. Ул район территориясендә законсыз пассажирлар ташуны оештырган һәм шул рәвешле вазифа вәкаләтләрен арттырган. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.
Төбәкнең Федераль хәвефсезлек хезмәте, Тикшерү идарәсе һәм Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтләре ачыклавынча, ЮХХДИ начальнигы “ГАЗ” маркалы автомобиль сатып алган һәм Әлшәй районы территориясендә пассажирлар йөртүне оештырган. Машинаны ул танышына рәсмиләштергән һәм аны ук маршрут такисе водителе итеп җәлеп иткән. 2023 елның августында водительне машин йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр, әмма ул пассаирлар йөртүне дәвам иткән. ЮХХДИ начальнигының үз хезмәткәренә биргән йөкләмәсе буенча, 2024 елның февраль енда “ГАЗ” водителен, “права”сын тартып алуларына карамастан, административ җаваплылыкка тарттырмаганнар. Пассажирларны законсыз ташыганы өчен чираттагы тапкыр акча тапшырганда районның баш дәүләт автоинспекторын кулга алганнар.
52 яшьлек элекке начальникка карата җинаять эшләре кузгатканнар, аңа “вазифа вәкаләтләрен арттыру” һәм “эшкуарлыкта законсыз катнашу” маддәләре буенча гаепләү белдерелгән.
“Гаепләнүче үз гаебен таныды. Әлеге вакытта вакыйганың барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлтелгән башка тикшерү гамәлләре үткәрелә”, – диелә Русия Тикшерү комитетының БР буенча идарәсендә.