Новости
27 март 2024, 09:10

Бүген ике янгын теркәлгән

Бер кеше үлгән, икенчесе авыр хәлдә дәваханәгә озатылган.

Бүген ике янгын теркәлгәнБүген ике янгын теркәлгән
Бүген ике янгын теркәлгән

Бүген Краснокама районында торак йорт янган. Сүндерүчеләр янгынны сүндергәннәр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, янгын урынын тикшерү барышында 1962нче елгы ир – өй хуҗасының үле гәүдәсе табылган.

Янгынның тәмәке тартуда саксызлык аркасында килеп чыгуы алдан билгеләнгән.

Шулай ук Нуриман районының Красная Горка авылында да янгын теркәлгән. Биредә 1959нчы елгы ир зыян күргән. Аны авыр хәлдә дәваханәгә озатканнар. Янгынны Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерүчеләре  сүндергән.

Булган вакыйгалар буенча тикшерү эшләре билгеләнгән.

Автор:
Читайте нас