

Руль артында җаваплы, игътибарлы булу — мөһим шарт. Район мәдәният сарае водителе Фирдус Нурисламов озак еллар дәвамындагы тырыш хезмәте белән коллективта ышаныч һәм хөрмәт яулый.
Сәхнә түрендә урын алган җырчыларны, биючеләрне, нәфис сүз остазларын күпләр күреп белә, аларның иҗатына соклана. Ә менә аларны төрле авылларга, шәһәрләргә бәйгеләргә, конкурсларга һәм чараларга йөрткән водительләр никтер күләгәдә торып кала. Алар басынкы гына үзенә йөкләтелгән бурычларны үти. Ике дистә елдан артык водитель булып көч салган Фирдус Фәнил улы да үзен сабыр, пунктуаль, төгәл водитель буларак таныткан. Машина йөртү стажы 23 ел тәшкил итә. Бүген инде ул шактый тәҗрибәгә ия. Моңа кадәр шактый чакрымнар узылган, юллар үтелгән.
... Фирдус Фәнил улы — Иске Балтач авылы егете. Балтач һөнәрчелек училищесында тракторчы- машинист, слесарь һөнәрен үзләштерә. Хезмәт юлын оператор буларак май заводында башлый. Бер еллап товар белгече булып эшли. 2001нче елда Фирдус Нурисламов үзәкләштерелгән район китапханәсендә водитель булып эшкә урнаша. Үзен җаваплы, ышанычлы итеп күрсәткән водительне бераздан район мәдәният бүлегенә күчерәләр. УАЗ машинасын тапшыралар.
Ике дистә ел бик күп вакыйгаларга бай чор буларак аның күңел дәфтәрендә урын алган. Сибай якларына „Озын көй” конкурсларына барулары, Казанда үткән Сабан туйларда катнашулар, Баймакта узган чәчәннәр конкурсына барулары да ерак сәфәрләрнең иң тәүгеләре.
— Баймак районы Исән авылы янында Талкас күле буенда урнашкан ял һәм савыктыру лагере базасында „Урал батыр” эпосын яттан сөйләүчеләр республика бәйгесенә безне водитель Фирдус Фәнил улы алып барды. Ерак сәфәр, балаларның күбесе башлангыч сыйныф укучылары. Фирдус Фәнил улы һәр укучының фикеренә, үтенеченә игúтибарлы водитель буларак истә калды. Җылы аралаша. Җайлап матур итеп йөреп кайттык. Юл йөрүләр әле булса да балаларның хәтерендә матур мизгел булып саклана, —ди Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы Гөлчирә Мөкыймова.
Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Рәзидә Әхмәтова да Фирдус Нурисламов турында тик яхшы фикердә.
—Фирдус Фәнил улы тыныч холыклы, төгәл хезмәткәр. Конкурсларга, төрле бәйгеләргә ул укучыларыбызны алып бара. Күп очракта конкурслар билгеләнгән вакытка төгәлләнми. Ул сабыр гына чараларның тәмамлаганын көтә. Вакыт белән исәпләшми. Җаваплы кешегә рәхмәттән башка сүз юк, —ди Рәзидә Гайнетдин кызы.
Фирдус Фәнил улының гомеренең күпчелек вакыты тәгәрмәч өстендә уза дисәк тә арттыру булмас. Бик еш җитәкчеләрне Уфага төрле җыелышларга алып бара, балаларны төрле шәһәрләрдә узган конкурсларга йөртә. Унөч ел „Газель” автомашинасын хезмәтләндерә. Ул аны үзе барып алып кайта. Ике ел элек кенә „Нива” машинасын йөртә башлый. Әлегә кадәр машиналарның берсе дә ватылып юлда калдырган булмады дип ассызыклый ул.
Монысы инде водительнең җаваплылык хисенә, алдан күзаллавына бәйле. Юлга чыгар алдыннан ике көн кала ул транспортының төзеклеген карый, тикшерә. Эше кешеләр гомере һәм сәламәтлеге белән бәйле булуын, аларның гомере өчен җаваплылык тоя. Хәвефсезлек техникасын катгый үти.
Эше белән бергә шәхси тормышы да җай гына бара, Тормыш иптәше Ризана белән ике бала тәрбиялиләр. Кызлары Рената Түбән Новгород шәһәрендә стоматолог һөнәрен үзләштерә. Уллары Реналь бишенче сыйныфта белем ала.
Районда күпләр Фирдус турында сүз чыккач, шаяру-катыш „Артистларның ышанычлы водителе инде ул”, диләр. Бу сүзләр хак бит. Фирдус Нурисламов кебек җаваплы, ышанычлы, кешеләргә хәстәрлекле водительләр булганда тыныч күңел белән юлларга чыгарга була. Киләчәктә дә Фирдуска имин юллар, күңелле сәфәрләр телибез.
Рифина ГАЛИЕВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.