Новости
26 март 2024, 11:30

Уразага бәйле 5 сорау

Аш пешергәндә тозын кабып карарга ярыймы?  Никах укытырга рөхсәтме? 

Уразага бәйле 5 сорауУразага бәйле 5 сорау
Уразага бәйле 5 сорау

— Аш пешергәндә тозын кабып карарга ярыймы?

— Бик кирәк булганда ярый, әмма ризыкны йотмагыз, аннары авызны чайкагыз.

— Төкерекне йоту уразаны бозамы?

— Юк, какырык та, төкерек тә уразаны бозмый. Ләкин махсус рәвештә авызда төкерек җыеп йотарга кирәк түгел.  

— Уразада борынга дару тамызырга ярыймы?

— Ярамый, дару тамакка китә, уразаны боза.  

— Ураза аенда никах укытырга рөхсәтме?

— Ярый. Бары ахшамга кадәр ашау-эчү мәҗлесе үткәрмәскә кирәк. Авыз ачканнан соң мөмкин.  

— Уразалы кеше кан анализы тапшыра аламы?

— Анализ өчен кан бирергә мөмкин. Ә менә донор буларак кан тапшыру хупланмый. Уразада үзеңә авырлык китерә торган эш башкару — гөнаһ. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Уразалы килеш хәлне ала, ягъни сиңа зыян китерә торган эшләрне башкару рөхсәт ителми”, — дигән. 

Автор:
Читайте нас