Новости
26 Марта 2024, 05:20

Сәдаканы кемгә бирү хәерле?

 “Сәдака” сүзе гарәпчәдән “ирекле бирелгән хәер” дип тәрҗемә ителә.

Сәдаканы кемгә бирү хәерле?Сәдаканы кемгә бирү хәерле?
Сәдаканы кемгә бирү хәерле?

 Ул мөселманнар тарафыннан мохтаҗларга үз ихтыяры һәм Аллаһ ризалыгын алу нияте белән бирелә.

Фарыз һәм мөстәхәб сәдакалар бар. Мәсәлән, исламның биш нигезенең берсе булган зәкәт — фарыз сәдака, мөселманнар аны елга бер мәртәбә билгеле шартлар үтәлгәндә түли. Хәер-сәдаканың мөстәхәб булганы бар, ул исламда күркәм эш итеп бәяләнә, кайсы вакытта һәм күпме күләмдә бирү шарт түгел, аның өчен Аллаһы Тәгалә зур әҗер-саваплар вәгъдә итә. Мәчет төзелешенә ярдәм итү дә сәдака төре. Мәчет, мәдрәсә өчен бирелгән сәдака — Аллаһ юлында тотылган чыгым.

Җомга көннәрендә мәчет тирәсендә хәер сорашып яки төрле ихтыяҗлар өчен сәдака җыеп торучы кешеләрне очратканыгыз бардыр. Дин безне фәкыйрьләргә һәм мохтаҗларга карата юмарт булырга өйрәтә һәм шул ук вакытта эшләү мөмкинлегең бар икән, теләнүне читләтеп узарга куша. Бары тик өч очракта гына хәер сорарга мөмкин: эчәренә, ашарына һәм киеме булмаганнарга; бурычлардан чыга алмаучыларга; савыга алмыйча иза чигүче хаста булганнарга. Биргән сәдаканың мохтаҗларга барып җитү-җитмәвен белү өчен, хәйрия оешмаларына булышуың хәерлерәктер, чөнки алар күрсәтелгән ярдәмнең мошенникларга түгел, ә мохтаҗларга барып ирешүен тикшереп тора.

 ИРЕК МӘЙДАНЫ ннан

Автор:
Читайте нас