Новости
26 март 2024, 16:37

Розана уңышлары белән сөендерә

Түбән Новгород өлкәсендә узган гер спорт буенча юниорлар арасында узган Русия беренчелегендә райондашыбыз Розана Кашапова II урын яулады

Розана уңышлары белән сөендерәРозана уңышлары белән сөендерә
Розана уңышлары белән сөендерә

Розана Кашапова мәктәп елларынннан ук гер күтәрү белән шөгыльләнә. Әледән-әле җиңүләр яулый. Республикада гына түгел, ил күләмендә аның җиңүләре шактый. Һөнәре дә спорт белән бәйле.

Шушы көннәрдә Розана Түбән Новгород өлкәсе  Бор шәһәрендә гер  спорты буеча узган  Русия  Беренчелегендә икенче урын яулый. Розана 68 килограмм авырлык категориясендә  24 килограммлы герне 157 тапкыр бәреп күтәрә.

Русия Федерациясе Спорт министрлыгының II дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнә.

Райондашыбыз Русия иң көчле кызларның берсе итеп танытты.

Котлыйбыз.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас