Римма Тимергази кызы Уфа шәһәрендә туып үскән. Җиңел сәнәгать техникумын тәмамлап, студентларны укыткан. Бар гомерен төрле уку йортларында укучыларга кул эшләре серләрен өйрәтүгә багышлый. Тучыбай авылы егете Мәгъдән Әхтәмовка кияүгә чыга.
Дистә ел элек ул тормыш иптәше Мәгъдән Әнүвәр улы белән Тучыбайга кайтып төпләнә. Авылда мәчет төзетүдә Мәгъдән абый башлап йөрүче була.
Бүген Әхтәмовлар гаиләсе икесе дә дин юлында.
Римма апа матурлык тудыручы. Яраткан шөгыльләре аша күңеленә тынычлык таба. Кул эшләренең нинди төре генә юк. Ул газеталардан вазалар ясый, курчаклар эшли, чигә, тегә, бәйли.
Моңардан тыш аңарда кешеләрне дәвалау сәләте дә бар. Тотлыгу, курку хисен бетерү, балага уза алмаганнарга ярдәм итә. Ничек кешеләргә ярдәм итәсез, дигән сорауга ул догалар белән дәвалаганын әйтте.