Новости
26 март 2024, 18:29

Хәрби комиссар һәлак булган

Кырмыскалы районындагы авариядә хәрби комиссар һәлак булган

Хәрби комиссар һәлак булганХәрби комиссар һәлак булган
Хәрби комиссар һәлак булган

Кырмыскалы  районында кеше үлеменә китергән авария теркәлгән. Ике җиңел машина капма-каршы бәрелешкән. Шаһитлар мәгълүматы буенча, ике кеше авария урынында ук үлгән. Мәрхүмнәрнең берсе Кырмыскалы һәм Архангель районнары хәрби комиссары Ринат Гималов булырга мөмкин, дип яза Ufa1.ru.

Ринат Гималов –  2003 елда Көньяк Осетиядә мөһим дәүләт объектына һөҗүмне булдырмый калган хәрби. Шулай ук ул элемтә узелларын саклаган һәм Цхинвалдагы сәүдә үзәгендә үзаллы шартлаткыч җайланманы зарарсызландырган.

Юл һәлакәте Уфа – Инзәр – Белорет юлының 15нче километрында теркәлгән, дип хәбәр ителә. Әлегә билгеле булынча, Renault Clio автомобиле, каршы юл полосасына чыгып, Toyota Isis белән бәрелешкән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:
Читайте нас