Новости
26 март 2024, 15:03

Башкортстанлыларга теракт оештыру тәкъдимнәре килә башлаган

Яшүсмерләрнең мессенджерларына теракт оештыру тәкъдиме белән хәбәрләр килә башлаган. 

Башкортстанлыларга теракт оештыру тәкъдимнәре килә башлаганБашкортстанлыларга теракт оештыру тәкъдимнәре килә башлаган
Башкортстанлыларга теракт оештыру тәкъдимнәре килә башлаган
Туймазыда балаларның мессенджерларына теракт оештыру тәкъдиме белән хәбәрләр килә башлаган икән. Билгесез кешеләр халыкны ату өчен 800 мең сум тәкъдим итә. Шул ук вакытта заказчы балаларны корал һәм шартлаткычлар белән тәэмин итәргә вәгъдә итә. Эчке эшләр министрлыгының Туймазы районы бүлегенә инде гаризалар белән борчылган ата-аналар мөрәҗәгать иткән. Бу хакта "Туймазы хәбәрләре" язган, дип "Кызыл таң" хәбәр итә. 
Русия Федерациясе эчке эшләр министры ярдәмчесе, полиция генерал-майоры Ирина Волк үзенең телеграм-каналында мондый ситуацияләрдә нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты.
*Үсмерләрне "вербовщиклардан" саклап калу өчен аларга чит кешеләр белән хат алышуның куркынычлыгы турында алдан ук сөйләгез, мондый хәбәрләргә җавап бирмәү яхшырак икәнен аңлатыгыз.
*Ата-аналарга балалардан Интернетта кем белән аралашуларын даими рәвештә сорарга, аларның мессенджерларын җентекләп тикшерергә кирәк.
*Яшьләр арасында хәзер «челленджи» дип аталган биремнәр популяр. Балалар аларны уен кебек кабул итә, ләкин алар гомер өчен куркыныч булырга мөмкин. Балалардан сезгә шикле тәкъдимнәр яки яңа танышлар турында хәбәр итүләрен сорагыз.
*Әгәр дә бала шундый хәбәр алган икән, полициягә 102 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Автор:
Читайте нас