Новости
25 март 2024, 16:37

«Крокус" фаҗигасе

«Крокус»та һәлак булучылар саны арткан

«Крокус"  фаҗигасе«Крокус"  фаҗигасе
«Крокус" фаҗигасе

Мәскәү янындагы “Крокус Сити Холл”дагы террорчылык актында һәлак булучылар саны 144 кешегә җиткән.

Бу хакта “БИЗНЕС ONLINE” “Baza” телеграм-каналы мәгълүматларына таянып яза.

Шулай ук хәзерге вакытта 97 кешенең әлегә хастаханәдә калуы турында әйтелә.

 Моңа кадәр Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте 142 кешенең хастаханәгә салынуын, 32сенең савыгып чыгуын хәбәр иткән иде.


Автор:
Читайте нас