Авылда эшләгән 30 мәдәният хезмәткәре 1 млн сум акча алачак. Төбәк Башлыгының Башкортстан республикасында мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә булышлык итү турындагы указы 25 мартта хокук мәгълүматы рәсми порталында дөнья күрде. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.
2024 елдан башлап, ел саен дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре һәм мәдәният өлкәсендә өстәмә белем бирү педагоглары арасыннан утыз белгечкә дәүләт ярдәме биреләчәк. Моның өчен хезмәткәрнең һөнәри белеме булырга тиеш һәм аның авылга яки халык саны 50 меңнән артмаган шәһәргә эшкә 2021 елда кайткан (барган) булуы зарур. Бер тапкыр бирелә торган мадти ярдәм 1 млн сум тәшкил итә.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан хөкүмәтенә әлеге указны тормышка ашыруга бәйле чыгымнарны финанслау чыганакларын билгеләргә һәм 30 көн эчендә түләүне алу тәртипләрен һәм шартларын булдырырга, әлеге акча дәгъва итүче белгечләрне сайлау критерийларын билгеләргә кушты.