Новости
24 март 2024, 09:23

“Крокус Сити Холл” концерт залын ни көтә?

"Крокус Интернешнл" Русия компаниясе теракт нәтиҗәсендә зыян күргән бинаны нишләтәчәкләре турында әйткән

“Крокус Сити Холл” концерт залын ни көтә?“Крокус Сити Холл” концерт залын ни көтә?
“Крокус Сити Холл” концерт залын ни көтә?

"Крокус Интернешнл" Русия компаниясе теракт нәтиҗәсендә зыян күргән бинаны тергезәчәкләре турында хәбәр иткән. “Фаҗигада якыннарын югалтучыларның тирән кайгыларын уртаклашабыз”, - диләр алар. “Террорчыларның пычрак куллары белән зыян күрелгән бина яшәячәк”. Бу комания Русия базарында 30 ел эшли. Соңгы 15 елында “Крокус Сити Холл” мәйданында. Бу бинада меңләгән чаралар үткән.

Әлеге вакытта бинада авыр техника эшли, алар янгыннан калган җимерекләрне чистарталар. Шартлау һәм яну нәтиҗәсендә концерт залының тамаша залы тулысынча янып беткән, түбәсе җимерелгән. 

Котаручылар бәдрәфтә  - 28, эвакуация коридорында 14 кешенең гәүдәсен тапкан. Анда гаиләләре белән һәлак булучылар бар. Әниләре балаларын кочаклап үлгәннәр...

Чыганак:  INTERFAX.RU

Автор:
Читайте нас