Пәйгамбәребез ﷺ бу доганы күп укый торган:
«Аллаһүммә инни әгүҙү бикә минәл-һәмми үәл-хәзәни үәл-гаҗзи үәл-кәсәли үәл-бүхъли үәл-җүбни үә даләгыйд-дәйни үә галәбәтир-риҗәл».
«Әй, Аллаһ! Мин тынычсызлыктан һәм кайгыдан, гаҗизлектән һәм ялкаулыктан, саранлыктан һәм куркаклыктан, бурычның авырлыгыннан һәм кешеләрнең золым кылуларыннан Сиңа сыенам».
«Дин вә мәгыйшәт»тән алынды