Богдан авыл биләмәсенә кергән Богдан һәм Иске Тимкә авылларыннан ир-егетләр МХО зонасында алгы сызыкта тыныч тормыш өчен көрәшә. Кызганыч, Богдан авылына бу канкойгыч вакыйгалар югалту да алып килде. Күптән түгел Руслан Рахметовны хөрмәтләп соңгы юлга озаттык...
Тормыш дәвам итә. Шушы көннәрдә "Шах" позывнойлы контрактник ир-егетебез ике тапкыр яраланганнан соң 25 көнлек отпускыга кайткан иде.
Богдан авылы халкы МХО дагы ир-егетләргә тушенка әзерләде. Чикләнгән җаваплылыктагы “Богдан” җәмгыяте директоры Флүс Саяпов 100 килограмм яшь мөгезле эре терлек ите белән тәэмин итте. Шул иттән Богдан авылы хатын - кызлары тушёнка эшләде. Әзерләнгән 84 банка тушенка районнан юлланган гуманитар ярдәм белән алгы сызыкка җибәрелде.
Итнең бераз өлешен улын югалткан Римма Рахметовага, “Шах”ның әнисенә, әле күптән түгел генә контрактка кул куеп МХО га юлланган Богдан авылы ир-егетенең анасына бирелде.
Әлбәттә, бу аналар андый ярдәмгә мохтаҗ кешеләр түгел. Бу бары авылдашларыннан күрсәтелгән хөрмәт, игътибар. Авыр чакта кеше белән ачылып бер сөйләшеп алсаң да күңел була. Богдан, Иске Тимкә авылларында яшәүчеләр бу яклап өлге итеп куярлык. Авыр чакта ярдәм кулы сузарга да әзерләр, игътибардан да читтә калдырмыйлар.
Тыныч тормыш хакына кулларына корал тотып алгы сызыкка баскан ир-егетләребез исәнлеге, алар иминлеге өчен догада торып, гуманитар ярдәм әзерләүгә күмәк кушылып үз өлешен кертә беләләр.
Фирюза Абделхакова, Богдан авыл биләмәсенең эшләр башкаручысы
P.S. Мәгълүматларны файдаланганда "Балтач таңнары" гәзите сайтына гиперсылтама мәҗбүри