Новости
23 март 2024, 03:03

Мәскәүдә- зур фаҗига

Терактта 60лап кеше үлгән, 100ләгән кеше реанимациядә

Мәскәүдә- зур фаҗигаМәскәүдә- зур фаҗига
Мәскәүдә- зур фаҗига

 22 март көнне кичке сәгать сигезләр тирәсендә Подмосковьеның Красногорск шәһәрендә   Пикник” төркеме концерты алдыннан камуфляж киемдә биш террорист  “Крокус Сити Холл” бинасына бәреп керә. 

-Ул вакытта “Крокус”та 7,2 меңгә якын кеше булган. Концерт бинасы нәкъ шулкадәр кеше сыйдыра. Ә билетларның барысы да сатылып беткән, ди.

-“Пикник” төркеме катнашучылары эвакуацияләнеп өлгергән. Тамашачылар  кем ничек булдыра алган, шулай котылган – кем киеменәрен дә алып тормыйча тышка чыгып чапкан, кайсыберәүләр бәдрәфтә качып, аннан чыгып йөгергән, кемдер коммуникацияләр аша чыгып котыла алган.

-Атыштан соң террористлар бинага ут төрткән. Бу хәбәрне язган вакытта, SHOT Telegram-каналы язуынча, янгынга катлаулы ранг бирелгән, концертлар бинасының түшәме ишелү куркынчы бар.

 

Төнге сәгать бер тирәсендә 40  кешенең һәлак булуы, 100 кешенең җәрәхәтләнүе билгеле булган иде. Иртәнгә һәлак булучылар саны 60 җиткәнлеген хәбәр иттеләр

Коточкыч. Сүз юк...

Чыганак: SHOT  Telegram-каналы. 

P.S. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрендә   "Крокус Сити Холл"да һәлак булганнарның якыннарының кайгыларын уртаклашты: "Бөтен Башкортстан исеменнән Подмосковьеның  "Крокус Сити Холл"ында һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының   тирән кайгыларын уртаклашам. Җәрәхәтләнүчеләргә  сәламәтлек һәм көч телим. Башкортстан сезнең белән. Коточкыч теракт тыныч кешеләрнең гомерләрен өзде,  яраланучылар да бик күп. Бу вәхши  җинаятьне кылган кешеләр, һичшиксез, үз җәзасын алыр, дип ышанам".

Автор:
Читайте нас