Бөре районының Печенкино авылында котыру авыруы таралу сәбәпле карантин кертелгән. Бу хакта “КП-Уфа” хәбәр итә.
Тиешле указга республика Башлыгы Радий Хәбиров кул куйган, Документ БР хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыккан.
Чыганактан билгеле булуынча, зарарлану очрагы Печенкино авылының Овражная урамындагы шәхси хуҗалыкта ачыкланган.
Чикләүләр гамәлдә булган чорда биредә котыру авыруына бирешүчән чирле хайваннарны дәвалау, шулпй ук анда мондый хайваннарны кертергә һәм аннан алып чыгарга ярамый. Шулай ук монда терлек караучылар, ветеринарлар, авыру чыганагын бетерүчеләрдән һәм урындагы халыктан тыш чит кешеләргә керү тыела.