Бүген, 22 мартта көндез Башкортстанның таулы районнарында +12 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр иткәннәр Башгидрометта.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, бүген республикада явым-төшем көтелми. Җил тотрыксыз, талгын. Һава температурасы көндез +1, +6 градус, таулы районнарда +7, +12.
23 мартта, шимбә көнне, явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, көндез төньяктан кискен. Төнлә һава температурасы -5, -10 градус, көньякта 11, -16. Көндез 0, +5 градус, Башкортстанның таулы районнарында +10 градуска кадәр җылытачак.
Якшәмбе, 24 мартта, урыны белән яңгыр катыш кар явачак, көндез төньяктан уртача тизлектә җил исәчәк. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле. Төнлә һава температурасы -2, -7 градус, аязытканда -12 градуска кадәр. Көндез 0, +5°, таулы районнарда +10га кадәр җылытачак.