Новости
21 март 2024, 07:01

Маталылар изге эшкә кушылды

Районда яугирләргә гуманитар ярдәм җыю эше актив бара. Бу изге эштән маталылар да читтә калмады.

Маталылар изге эшкә кушылдыМаталылар изге эшкә кушылды
Маталылар изге эшкә кушылды

Районда яугирләргә гуманитар ярдәм җыю эше актив бара. Бу изге эштән маталылар да читтә калмады.

Мата авылы халкы махсус хәрби операциядә булган якташлары өчен гуманитар ярдәм җыюда баштан ук кушылды. Алар яугирләргә ярдәм итүнең барлык  булган юлларын эзлиләр. 

Шушы көннәрдә районнан чираттагы гуманитар ярдәм озатылачагын белгәч тә, маталылар янә эшкә тотынды. Маскировка челтәрләрен тиз арада үреп алдылар, шулай ук яугирләргә кирәк-яраклар да җыйдылар.

- Мондый изге эштән читтә калып булмый инде. Иң мөһиме, авылдашларыбызның, райондашларыбызның исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез. Бу эшебезне туктатмыйбыз, шулай ярдәм итеп торырга тырышырбыз, - ди авыл халкы.

Маталылар изге эшкә кушылды
Маталылар изге эшкә кушылды
Маталылар изге эшкә кушылды
Маталылар изге эшкә кушылды
Маталылар изге эшкә кушылды
Маталылар изге эшкә кушылды
Автор:
Читайте нас