Элек -электән кешеләр табигатьнең тылсымлы көченә ышанган. Көн белән төн тигезләшкән мизгелне үзенчәлекле итеп каршылаган, бәйрәм итеп оештырган.
Тушкырның иң актив гүзәл затлары да алдан язылган сценарий буенча төрле спорт ярышларында көч сынаштылар. Уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Яз белән кышның алышкан мизгелләрен дә күрсәттеләр. Авыл мәдәният йорты һәм китапханәчесе оештырган чара бик күңелле узган.
Менә бит авыл халкы бер дә зарланып утырмый, үз күңелен үзе күрә белә дип сокланып карадык аларга. Уен-көлке, урманда җылы чәйләр эчеп, бер-берең белән аралышып кайтуга ни җитә соң?