Тирләгән тапларны уксус бетерә. Моның өчен ваталы дискка яки губкага уксус сөртеп, тир эзе булган урынга сөртергә кирәк. Алар электән булса, сөртеп төнгелеккә калдырырга, аннан соң кер юу машинасына юарга кирәк.
Ак футболкалардагы тир табын бетерергә нашатырь спирты ярдәм итә. Моның өчен 1: 1 су кушып, тап өстенә сөртәсең. Ун -унбиш минуттан соң, җылы су белән юып аласың.
Фото: Т. АМАНОВ.