G1 классындагы магнит давылы бүген кичен, 20 мартта, башланачак һәм бер тәүлек дәвам итәчәк. Бу хакта Җир магнетизмы, ионосфера һәм радиодулкыннар таралу институтының Космик һава торышын фаразлау үзәге хәбәр итә.
Көчле геомагнитлы дулкыннар котырганда, метео бәйле кешеләр өчен аеруча авыр көннәр булачак. Мондый көннәрдә күпләрнең хәле начарлана, башлары авырта, күңелләре болгана, арка һәм буыннар сызлый, хәлсезлек һәм йокымсырау була, кан басымы сикерә. Хәтта электроника да өзеклекләр белән эшли башларга мөмкин. Кешенең магнит давылын ничек кичерүе организмының аңа ни дәрәҗәдә тиз әзерләнә алуына бәйле. Мондый көннәрдә үзеңне тыныч тотарга кирәк. Ярсымаска, низаглашмаска, мөнәсәбәтләрне ачыкламаска тырышыгыз. Кул астында һәрчак кирәкле дарулар булсын. Алкогольдән бөтенләй баш тартып, күбрәк су эчегез.