Новости
19 март 2024, 05:15

Теләк теләү догасы

Теләкне дә дөрес теләргә кирәк, диләр. Төркемдәшләр, сезнең игътибарга теләк теләү догасы тәкъдим итәбез.

Теләк теләү догасыТеләк теләү догасы
Теләк теләү догасы

Әгузү билләһи- минәш-шәйтанир-раҗим.
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиимӘлхәмдүлилләәһи раббил-гәәләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһи вә әсхабиһи әҗемәгыйн.

--Йә, Раббым!
Авыруга - шифа бир, мохтаҗга - хәерле ризык бир, адашканга - туры юл күрсәт, әҗәтлегә - ярдәм ит, бәлагә төшкәнгә - чыгу юлын күрсәт!

--Йә, Раббым!
Бала-оныкларга, киләчәк буыннарга тәүфыйк, һидаять бир.
Гыйлем һәм итагатьтә үсеп, аларга бездән хәерлерәк буын булырга язсын!

--Йә, Раббым!
Гаилә кормаганнарга - хәерле хәләл җәфетләр, баласы булмаганнарга - изге балалар бир.

🍀Аллааһүммә раббәнәә әңзилнәә мүңзәләм мүбәәракә вә әңтә хайруль мүңзилиинә.

--Әй, рәхимле, шәфкатьле Раббым!
Җирләр дә, күкләр дә Синең әмереңә буйсына.
Бөтен сөенечләр һәм хәсрәтләр Синең кулыңда.
Теләгән бәндәләреңә һәм теләгән җирләргә Син бәрәкәтләр иңдерәсең.
Теләсәң, ул бәракәтләрне ала да аласың.
---Әй, Раббым!
Торган нигезләребезгә бәрәкәтеңне, рәхмәтеңне, нурыңны һәм сакчы фәрештәләреңне иңдер!
Анда яшәүчеләрнең тәннәренә — сихәт, җаннарына — тынычлык, калебләренә һидәят нурын иңдер һәм араларына өлфәт-мәхәббәт насыйп ит!

🍀Әй, Хафиз булган Аллааһ! Нигезләребезне һәм гаиләләрбезне күзләребез күрә алган һәм күрә алмаган бөтен начарлыклардан сакла!
Шушы нигездә сөенеп, шатланып, киң ризыклар белән ризыкланып, озын гомердә яшәүләрне насыйп ит!

🍀Раббәнәә әәтинә фиддүн-йәә хәсәнәтә вә фил әәхыйрати хәсәнәтә вә кыйнәә гәзәәбәннәәр. Әәмиин!
Йә Раббил Гәләмиин!

Автор:
Читайте нас