Иске Балтач. 18 март - "Балтач таңнары". Балтачлылар, белеп калыгыз, сатып алынган орлыкны сатучыга кире кайтарып булмый.
Башкортостан Республикасы Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек идарәлеге пакетланган орлык сатып алганда игътибарлы булырга кирәклеге турында искәртә.
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы үз приказы белән раслаган, орлыкларны сату һәм транспортлау тәртибе буенча, ваклап һәм күмәртәләп сатуга чыгарылган орлыклар маркировкаланган булырга тиеш.
Анда авыл хуҗалыгы үсемлегенең рус һәм латин телләрендә язылган ботаник атамасы, үсемлекнең сортлары яки гибридлары, орлыкны җитештерүче һәм яки импортлаучы юридик затның исеме һәм адресы, физик зат булган очракта аның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме һәм яшәү урыны буенча теркәлү адресы, шәхси эшмәкәрнең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме һәм яшәү урыны буенча теркәлү адресы, орлык партиясенең номеры, орлыкларны төргәкләү датасы, чәчү материалының авырлыгы (граммнарда) яки саны (берәмлекләрдә), орлык эшкәртелгән булган очракта, химик яки биологик препаратның исеме турында мәгълүмат язылган булырга тиеш.
Сатучыда продукциянең сыйфаты турында документлар, орлыкларның сертификаты булуына да игътибар итәргә кирәк. Бары тик селекция казанышларының дәүләт реестрына кертелгән авыл хуҗалыгы культуралары сортларының орлыкларын гына сатарга рөхсәт ителә.
Чәчү материалының һәр партиясе сертификатка туры килергә тиеш. Орлыклар апробация акты белән дә атылырга мөмкин. Маркировка срогы чыккан орлыкларны сатып алудан тыелырга кирәк. Кызганычка каршы, яраксыз орлык сатып алган булсагыз, сез аны намуссыз сатучыга кире кайтара алмыйсыз. РФ Хөкүмәте Карары белән расланган, азык-төлек булмаган товарлар исемлегенә ярашлы, сатып алынган үсемлекләр, шулай ук орлыклар да кире кайтарылмый. Уяу булыгыз!
Илгиз Гатауллин,
Россельхознадзорның төбәк идарәсе начальнигы.