Аскар. 18 март - "Балтач таңнары". Әбҗәлил районында үгез иярләгән Илдар Мәһәдиевка “Ылак” командасы спортчылары колын бүләк иткәннәр.
Әбҗәлил районының "Ылак" командасы капитаны, ат өстендә көрәш уены дөнья чемпионы Галим Янбаев үзенең дусты Илдар Гыйрфанов белән үгез иярләгшән Илдар Мәһәдиевка колын бүләк иткән!
"Бу шаккатыргыч бүләк булды инде. Берсе көн элек шылтыратып әйткәч, елап алдым, Илдарның үзенә әйтми торган идек, кичә алып килер чакта әйттем, куанычыннан чыдамый тышта көтеп утырды, балакаем. Шундыйда зур бүләккә ничек куанмыйсың инде. Кушамат биреп, йөгәнләп торып алып килделәр. Кушаматы – “Җиңү”. Илгә бөтен яктан да тик җиңүләр генә телибез! Галим улыма, аның командасына алда зур эшлекле насип булсын, изге эше мең савап булып кайтсын!"- диде Зөһрә Мәһәдиева.
Илдар - Әбҗәлил районы Казмаш урта мәктәбенең 9 нчы классында укый. Олы агасы Линар - Уфа шәһәрендә медицина колледжы студенты, ә Лианага 11 яшь.
"Башинформ" агентлыгыннан.
Фото: видеодан скриншот.