Туймазы районы суд приставлары 14 яшьлек улына алимент түләмәгән өчен 1988 елда туган Анатолий Яковлевны эзлиләр. Алимент буенча бурычы 1 миллион сумнан артык тәшкил итә.
Федераль закон нигезендә бурычлыга карата мәҗбүри һәм тәэмин итү чаралары комплексы кулланыла, шул исәптән граждан Русия Федерациясе чикләреннән чыгу хокукында чикләнгән. Аның башка төбәк территориясендә яшеренүе, эретеп ябыштыру эшләре белән шөгыльләнүе билгеле”, — дип хәбәр итәләр Республика суд приставлары хезмәтендә.
Туймазы кешесен эзләүгә игълан ителгән.
Әлеге гражданның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булган һәркем Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча Баш идарәсенең дежур частена 8 (987) 58-26-16, 8 (347) 273-56-40 телефон номерлары аша хәбәр итә ала.