Барлык яңалыклар
Новости
17 март , 14:22

Мата авылында сайлауда катнашып, бүләк откан

Бәхетле билет иясен котлыйбыз!

Мата авылында сайлауда катнашып, бүләк откан
Мата авылында сайлауда катнашып, бүләк откан

Башкортстанда РФ Президентын сайлауда тавыш биргән кешеләр волонтерлар кулыннан билетлар алды - призлар уйнатуда катнашалар.

Приз фонды исемлегендә смартфоннар, ноутбуклар, кофе машиналары, электр самокатлары, сертификатлар һәм башка бик күп кыйммәтле бүләкләр бар. Суперпризга Уфада фатир, автомобиль, шулай ук Сочида һәм Башкортостан шифаханәләрендә ял итү.

Бүләк уйнатуда катнашу өчен сайлау участогында билет алырга, рахмат102.рф сайтына кереп, сигез санлы QR-кодны сканер аша үткәрергә һәм аны теркәргә кирәк. Бүләкләр көнгә ике тапкыр уйнатыла. Җиңүчеләр һәм җиңгән призлар турында барлык мәгълүмат акция сайтында бар.

Мата авылының 1180нче сайлау участогында бер кеше тавыш биреп, билет алган. Һәм бүген аңа Уфадан шалтыратып, аның билеты җиңүчеләр исемлегенә кергәнлеген хәбәр иткәннәр. Бүләкне – Яндекс.станцияне ул Уфада алачак.

Котлыйбыз!

Автор:
Читайте нас: