Барлык яңалыклар
Новости
17 март , 16:36

Иске Балтачта юлны вакытлыча ябып тордылар

Иске Балтачта, бәйрәм чаралары  тыныч һәм хәвефсез шартларда узды

Иске Балтачта  юлны вакытлыча ябып тордылар
Иске Балтачта юлны вакытлыча ябып тордылар

Иске Балтачта, бәйрәм чаралары  тыныч һәм хәвефсез шартларда узды

17 март көнне Россия Президентын сайлауның йомгаклау көнендә, җаваплы кампаниягә җынлылык һәм бәйрәм төсе өстәп район үзәгендә   Нәүрүз бәйрәме һәм сәүдә ярминкәсе узды.

Көннең беренче яртысында  үзәк мәйданда халык күп җыелды. Район үзәге сайлау участокларында тавыш биргәннән соң балтачлылар, шулай ук авыллардан килүчеләр  бәйрәм чараларын тамаша кылды, сәүдә рәтләреннән кирәк-яракларны сайлау мөмкинлеге дә күп иде.  Эшмәкәрләр сатып алучыларга азык-төлек, көндәлек кирәк-яраклар, кием-салым, орлык һәм башкаларны тәэмин итте.

Сәүдә рәтләре Комсомол урамының бер кварталында урнашты. Сәүдәгәрләргә мартлар булдыру, шулай ук хәвефсезлек тәэмин итү максатыннан, мондый чаралар узган урын уратып алына. Әлеге очракта Комсомол урамының Совет урамыннан Аэродром урамы белән кисешкән урыннына кадәр кварталында автотранспорт хәрәкәтен, зур габаритлы техника ярдәмендә,  вакытлыча ябып тордылар.  Чикләүләр бәйрәм чаралары тәмамланганчы гамәлдә булды.

Автотранспорт хуҗалары вакытлыча кыенлыкларга бернинди дә көйсезлек белдермәде. Альтернатив  маршрутлардан юлларын дәвам иттеләр.

Бәйрәм чаралары тыныч шартларда узды.  

Иске Балтачта  юлны вакытлыча ябып тордылар
Иске Балтачта юлны вакытлыча ябып тордылар
Автор:
Читайте нас: