Новости
17 март 2024, 14:01

Бәрәңге шәңгәсе

Әниләребез, зур әниләребез пешергән бәрәңге шәңгәсен күпләр онытып бара кебек. Әйдәгез әле, бу тәмле милли ризыкны пешереп карыйк.

Бәрәңге шәңгәсеБәрәңге шәңгәсе
Бәрәңге шәңгәсе

Камыр өчен: 250 мл сөт, 1 десерт калак коры чүпрә, 1 аш калагы шикәр комы, 0,5 чәй калагы тоз, 100 мл сыек май, 1 йомырка, он – кирәгенчә.
Башта камырны кабартырга. Ул тиз кабара, 20 минут эчендә күпереп тә чыга. Шул арада эчлекне әзерлисең.
Эчлеккә: бәрәңге измәсе, сөт, май, йомырка, тоз салырга.
Бу рецепт буенча 10 шәңгә килеп чыга.


Ашларыгыз тәмле булсын!

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас