Район халкы сайлауларда катнашуда зур активлык күрсәтә.
Бүген - 16 март, Русия Президентын сайлауларның икенче көне булды. Бүген дә иртәнге 8:00 сәгатьтә райондагы сайлау участоклары ишекләре ачылды. Аларның һәркайсында бәйрәмчә атмосфера, тавыш бирү өчен уңайлыклар булдырылган.
Әлегә булган мәгълүматлар буенча, районда 76,66 процент сайлаучы тавыш биргән.