Барлык яңалыклар
Новости
16 март , 21:10

Кушнаренко районында сайлаучы өенә каргизгечтә барганнар

Кушнаренко районының Агыйдел  аръягындагы Горный авылында яшәүче бердәнбер сайлаучы янына  каргизгечтә барып  җиткәннәр

Кушнаренко районында сайлаучы өенә каргизгечтә барганнар
Кушнаренко районында сайлаучы өенә каргизгечтә барганнар

Горный. 16 март - "Балтач таңнары" Кушнаренко районының Агыйдел  аръягындагы Горный авылында яшәүче бердәнбер сайлаучы янына  каргизгечтә барып  җиткәннәр.

Горный авылы  башкаладан 65 чакырым тирәсе барасы. Кайчандыр анда кешеләр күпләп яшәгән. Әмма бүген Сергей Кубасов биредә ялгызы көн күрә.

Һәркөнне чыккан кояшны Агыйделнең биек ярында каршыларга гадәтләнгән табигать баласы Ватан язмышына битараф түгел һәм һәр яңалык турында хәбәрдәр.

- Һәркемнең бурычы булган сайлауларда катнашырга теләк белдереп, 2458нче сайлау комиссиясенә шалтыраттым, бәхеткә, алар юлын таптылар, килделәр һәм мин гражданлык позициямне белдерә алума бик шат булып калдым, - ди ул.

Әлеге Сайлау комиссиясе рәисе Лена Вәлиева һәм секретарь Гөлназ Хәбәбетдиновага Рөстәм Фәрәхетдтинов һәм Руслан Мәҗитов ярдәмгә килгән, алар кызларны Агыйделгә кадәр машинада, ә боз өстеннән каргизгечрләрдә җилдереп алып барып җиткергәннәр.

 

Автор:
Читайте нас: