Тавыш бирүнең беренче көнендә үк республика халкы үз участокларына актив килде: сайлауга килү 36,66% тәшкил итте. Нәтиҗәләрне төбәк Үзәк сайлау комиссиясе ясады.
15 мартта 20 сәгатькә 1 076 954 кеше тавыш биргән. 50% чиген 8 район – Аскын, Балтач, Благовар, Илеш, Миякә, Тәтешле, Стәрлебаш һәм Федоровка районнары узган. Уфаның дүрт районы - Киров, Октябрь, Дим, Калинин - 40 проценттан артык җыеп, лидер булды.
Башкортстан шәһәрләре арасында иң югары килү күрсәткече Агыйделдә - 43,37%.
#ВыборыПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024