Башта мин бу язманы “Атадан күргән – үк юынган” дип атарга уйлаган идем. Алай никтер туры килеп бетмәс сыман тоелды. Ни өчендер дигәндә, героем әтисеннән, әлбәттә, күп алган, мөстәкыйль тормыш юлының башында аның һөнәрен сайлаган. Тик, әтисе Фәйзелкави Шәйхелвәли улы гомере буена шофёр булып эшләсә, гаиләдә икенче бала булып туган улы Флүр исә гел үсештә булган.
Әйе, биредә, минемчә, гаиләнең, гаилә тәрбиясенең әһәмияте зур. Акберовлар — авылда үрнәкле, эшчән, тырыш гаилә. Гаилә башлыгы да, җәмәгате Резеда Фарсый кызы да — сугыш чоры ятимнәре. Бу гаиләдә биш малай, биш ир-егет үсте. Ата-ана биш Ватан сакчысын тәрбияләде. Олы уллары Расих Акберовны районда бар кеше дә хөрмәт итә. Менә ике дистә ел инде ул муниципаль район советы секретаре вазифасында намус белән, зур җаваплылык тойгысы белән хезмәт сала.
Флүр Фәйзелкави улына килгәндә, без аның белән замандашлар. Ул бездән бер генә сыйныф түбән укыды. Аларның чыгарылышы һәрьяклап бик актив иде. Уку алдынгылары турында әйтәсе дә юк, җәмәгать эшләрендә, спортта, үзешчән сәнгатьтә алар ал бирмәделәр. Концертларда, мәктәп, клуб сәхнәләрендә күп вакыт бергә чыгыш ясый идек. Фигать Зиннуров оештырган “Яшьлек” ансамблендә чыгыш ясады Флүр, гитарада һәм бәрмә уен коралларында уйнады. Сыйныфташлары Әлфия Хәмәтханова, Хәлил Рәкыйпов, Римма Карамова, Фәнзия Сәгадиева, Гөлзинә Нурисламова — ике класста (“А”,”Б” класслары) алар күпләр- яхшы биючеләр, Зиния Сәетова яхшы җырчы иде. Алтынчы сыйныфта укыганда, бию белән Башкортстан телевидениесеннән чыгыш ясадалар. Хәтеремдә, бу 1977нче ел иде, минем сыйныфташларым да, малайлар хоры белән җырладылар. Мин чирләп бара алмадым. Бу “җитешсезлекне” 16 елдан соң гармунчы укучыларым белән телевизорга төшеп капладым...
Акберовлар гаиләсендә эшчән, тырыш, булмый чараң юк. Ата-ананың таләпчәнлеге, шәхси үрнәге шуңа әйди. Флүр дә кече яшьтән, мәктәп елларыннан, өйдәгесе турында әйтеп тә торасы юк, колхоз эшен дә теләп башкара. 8 нче сыйныфны тәмамлаган җәйне “Колос” комбайнында Хәсән ага Галихановка комбайнчы ярдәмчесе була. Бу эш тагын ике сезон кабатлана. Әгъләм Хиҗаповта эшли. Авылның җәмәгать, мәдәният тормышында да актив катнаша ул. 1979нчы елның район сабантуенда ат чабышында “Сивка” кушаматлы ат белән беренче урынны ала. Г.Ф. Фәтхуллин егеткә электр самоварын үз кулы белән тапшыра һәм Тельман исемендәге колхоз “Рекорд” телевизоры, “Иж-Юпитер-2” мотоциклы белән бүләкләнә.
Унынчы сыйныфны тәмамлаган егет, “кая барырга?” дип, озак баш ватып тормый. Кече яшьтән әтиләре янында, машина тирәсендә кайнашкан, ремонтлашкан, алай гына да түгел, комбайнын да, автомобилен дә йөртә алган үсмер, әлбәттә, шофёр булырга карар итә. Бөре шәһәренең 21нче һөнәрчелек-техник училищесенда укып, машина йөртүче слесарь һөнәренә ия була. 1982 нче елның язында армиягә алына. Эстониядә хезмәт итә. Анда шофёр була. Хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң, 1984нче елда Балтач РТСында водитель булып хезмәт юлын башлый. Биредә эшләгәндә, “Зил” автомашинасы белән Новосибирск, Барнаул, Волгоград һәм Казахстан тарафларына командировкаларга йөри. Әлшәй районы “Победа” хуҗалыгында чөгендер уңышын җыеп алуда катнашып, 1нче урынны яулый һәм зур бүләкләргә лаек була. Эшләү дәверендә, читтән торып Бәләбәй совхоз-техникумында укый, техник- механик һөнәренә үзләштерә. 1992нче елда аны Балтач май заводына автомеханик итеп билгелиләр. Ә 1998нче елда Балтач торак- коммуналь хуҗалыгы производство идарәсенә (ПУЖКХ) автомеханик итеп күчерәләр. 2002нче елдан исә инде шактый тәҗрибә туплаган белгеч Балтач юл төзү – ремонтлау идарәсендә (ДРСУ) баш механик булып эшли башлый.
Флүр Акберов— максатчан, тырыш кеше. Белемне камилләштерү, күбрәк, тирәнрәк белергә омтылу да аның аерылгысыз сыйфаты. Баш механик булып эшләгәндә, ул читтән торып Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлый, инженер белгечлеге ала. Бу вакытта аның таләпчәнлеге, эшкә җаваплы, яңача карашы, оештыру сәләте югарыдагы җитәкчеләрнең күзенә ташлана. 2007нче елда аны районның “Алга” хуҗалыгы рәисе итеп сайлыйлар. Иске Янбайдагы шушы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белән 2 ел җитәкчелек иткәч, халык белән идарә итүнең серләрен үзләштерә барган кадрга яңа вазифа тәкъдим ителә. Балтач авыл советы авыл биләмәсе башлыгының урынбасары. Бу урында хезмәт иткәндә, ул “Бердәм Русия” партиясенә әгъза итеп кабул ителә.
Аннан соң инде җиде еллап хезмәт юлы Шәвьяды авыл советы белән бәйләнгән. Авыл биләмәсе башлыгы буларак, ул шушы күпмилләтле төбәкнең икътисады, социаль, мәдәни, хокукый һәм башка мәсьәләләрен хәл итәргә омтылды.
Хәтеремдә бер елны “Уйна, гармун!” район конкурсында якташыбыз җитәкчелегендәге Шәвьяды гармунчылары ансамбле беренче урынны алды. Без, Көндәшлеләр, үзебез җиңү яулагандай куандык, горурландык. Менә бит, безнекеләр, бер җирдә дә югалып калмыйлар, сынатмыйлар да дигән тойгы барлыкка килде күңелдә!
2019-2021нче елларда ул Балтач юл төзү- ремонтлау идарәсен җитәкләде. Бераздан аны Көндәшле авыл биләмәсе башлыгы итеп тәгаенләделәр. Менә өченче ел инде ул туган авылы биләмәсен җитәкли. Үзенең 60 яшьлек юбилеен да һәртөрле мәсьәләләрне хәл итү буенча эш өстендә каршы алды.
—Проблемалар күп кенә, — дип сөйләде ул әңгәмәләшкәндә. – Билгеле булуынча, безнең биләмәдә 4 авыл: Көндәшле, Рәхимкүл, Курач, Казанка. Барлыгы 700 кеше яши. Һәрберсендә үзенчә хәл итәсе мәсьәләләр бар. Аннан килеп, олы өйгә ни кирәк, кече өйгә шул кирәк, дип, халык дөрес әйткән. Зур Көндәшле авылына хас проблемалар аз кеше яшәгән Казанка, Рәхимкүлгә дә хас. Кулдан, хәлдән килгәнчә аларны хәл итәргә тырышабыз. Соңгы вакытта элекке 1нче бригада территориясендәге иске зиратны киртәләү белән шөгыльләндек. Халык гадел, дөрес таләпләр куя. Әйтик, Көндәшледә, әлегесеннән ерак та түгел, тагын бер иске зират бар. Аны киртәләүне таләп итәләр, чөнки көтү юлы якын. Соңгы елларда эссе булу сәбәпле, күлләр кибә. Шуларны тирәнәйтү, буалар буу өстендә эшлибез. Бу һәм башка мәсьәләләр – һәрберсе күз уңында тотыла. Алар, әлбәттә, хәл ителәчәк, тик барысы да берьюлы түгел, бәлки эзлекле рәвештә. Кайберәүләр мәсьәләне артык кискен, кем әйтмешли, кабыргасы белән куярга яраталар. Мин мондыйларга өч төрле мәкаль белән җавап бирер идем. Заман башка — заң түгел. Ашаган белми, тураган белә. Мәскәү дә тиз генә төзелмәгән... Һәр эшнең финанслауга, һәртөрле программаларга керүгә, урындагы инициативаларга бәйләнгәнлеген истә тотарга кирәк. Ә мәсьәләләр хәл ителәчәк, акрынлап, шиксез.
—Ялгыз сугышчы — ул сугышчы түгел, диләрме әле,— дип дәвам итә ул.
—Кичекмәстән эшлисе эшләрдә, Аллага шөкер, ярдәмчеләрем бар. Берәүләр физик көч белән, икенчеләр- киңәшләр, өченчеләр таләпләре белән булышалар. Ветераннар советы рәисе Фәйзелгаян Нәртдинов, имам- хатыйб – Илшат хәзрәт, мөәзин Нәфис, староста һәм депутат Рәлиф Хәмәтнуровлар, авыл аксакалы Гыйлемхан Мөхәмәтханов, Фәрдәт Карамов, Рәшит Сәхипов һәм аның уллары, авылның ватанпәрвәрләре Мөкатдис Сәмиев, Әнәс Сәитов, Наил Гыйрфанов, Мөнир Зиннуров, Мәгәдән Аскаров, Филүс Нигъмәтҗанов, Илшат Гимадрисламов, Рәис Нәбиев, хатын- кызлардан Рәфисә Морозова, Рәфинә Аскарова, Зилә Сәхипова, Рита Фәтхинурова, Гөлшат Ахметова, Найля Фаляхиева, Илсөяр Миңнегалиева — саный китсәң, кирәк чакта барып терәлер кешеләребез бар. Рәхимкүлдән Айрат һәм Тимерхан Зариповлар, Салават Әхмәтов, Курачтан Николай Кашин, Игор Аугенберг, Валерий Шутёмов, шулар рәтендә Рушан Галиуллин, Фәрхәт Хәбибуллин, Габдинур Хәбибуллин, Мөнәвер Гатиятов, Фәдис Миңнегалиев, Фларит Аскаров, Финат Хәмәтханов, Рәниф Вилданов, Фоат Гыйльметдинов, Алмаз Гыйзетдинов, депутат Тәбрис Нәширбанов, Габдулла Дәүләтхановларны онытырга ярамас. Мәктәп коллективы — бөтен эштә зур ярдәмче. Клуб, китапханә, кибетләр, почта эшчеләре һәр эшнең үзәгендәләр. Депутатыбыз, районның баш табибы Салават Фоат улы Гыйльметдинов һәр эшебездә ярдәм күрсәтә. Әйткәндәй, тиздән Көндәшледә яңа ФАП булачак.
Безгә генә бәйләнмәгән проблемалар да җитәрлек. Әйтик, кыш көне юлларны, урамнарны кардан даими чистартып тору — мөһим мәсьәлә. ДРСУның тракторы (Т-150) һәм тракторчысы Көндәшледә. Рөстәм Гарифуллин — үз эшенә зур җаваплылык белән караган, тырыш, уңган кеше. Ул халык телендә иртәнге “будильник”. Аны көндез дә, кичләрен дә, таң белән дә эш өстендә күрергә мөмкин. Тик, беренчедән, трактор иске, еш ватыла. Икенчедән, аны ерак авылларга илтүче төп юлларны ачарга җибәрәләр. Шуңа күрә, авыл урамнары буенча берникадәр канәгатьсезлек туа. Биредә ДРСУның төп җитәкчелеге Тәтешлегә күчүе йогынтысын да исәпкә алырга кирәк.
— Алтмыш яшькә исән-сау килеп җитүне зур бәхеткә саныйм,— дип дәвам итте авыл җитәкчесе. – Мәктәпне 50дән артык кеше тәмамлаган идек. Байтак сабакташлар инде бакыйлыкталар. Гандәлиф Хәтмуллин, Илдус Гыйльметдинов, Финат Галәетдинов, Владик Әхмәтшиннар — үкенечле, милициядә эшләгән Илүс Гәрәев — фаҗигале, Мәүҗидә Әюпова — авырып, Илшат Мостафин, Әнәс Усманов, Фәнис Шәймөхәмәтовлар кинәт кенә китеп бардылар. Урыннары җәннәттә булсын. Безгә, исәннәргә, тормыш матурлыгына сөенеп, Аллаһы тәгалә кушканча яшәргә булсын.
Минем бер яхшы танышым: “Ир-ат уңышка ирешсен өчен, аның ныклы тылы булырга тиеш”, — дигән иде. Тыл ул — яхшы хатын, әйбәт тормыш иптәше. Флүрнең андый кешесе — Чокалы кызы, Көндәшле мәктәбендә үзеннән ике генә класска түбән укыган Лилиана Җәмил кызы Хаҗиуллина. Лилиана Бөре пединститутының рус теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлады. Ул соңрак татар теле һәм әдәбияты буенча да махсуслашты. Туган телебез һәм әдәбият буенча семинарларда еш очраша идек. Лилиананың әнисе Светлана апа Закирова 40 елдан артык Көндәшле больницасында шәфкать туташы булды. Бәләкәй чакта чирләп ятканда, нәкъ менә аның дежур чагын көтеп ала идек, чөнки ул уколны авырттырмый кадый. Оныгы Илзида Флүр кызы Әхмәдиева зур әнкәсе юлыннан киткән һәм аның сыйфатларын үзендә туплаган: итәгатьле, игътибарлы. Ул БДМУ тәмамлап, Балтач үзәк район хастаханәсендә табиб-терапевт булып эшли. Гаиләләрендә ике бала тәрбиялиләр. Акберовларның икенче кызлары Илвина Бикташева, инглиз һәм татар телләре буенча, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында укыды. Гаиләсе белән Уфада яши, “Ал җилкәннәр” исемле яшьләр үзәгендә хезмәт итә.
...Вакыт алга таба тәгәри. Аның юнәлеше бер генә: киләчәккә. Флүр Фәйзелкавый улы үткәннәренә күз ташласа, алар үкенерлек түгел. Әле энергиясе ташып торган, динебезне хөрмәт иткән, баянда уйнаган, ялгыз җырлар башкарып авыл һәм район сәхнәләрен үз иткән ир-узаман, авылдашларын хөрмәт иткән җитәкче киләчәккә матур планнар, якты өмет белән яши. Планнар тырышлык белән тормышка аша. Ул тырыш кеше дигән идек. Язманы да шул турыдагы мәкаль белән тәмамлап куйыйк: тырышкан- табар, ташка кадак кагар.
Мәгъдән Фазылов