Новости
12 март 2024, 09:27

Инфаркт һәм инсульт магнит давылларына бәйле икән

Табиб-невролог шул хакта аңлаткан.

Табиб-невролог Екатерина Демьяновская магнит давыллары һәм кояш тотылуның кеше сәламәтлегенә ничек тәэсир итүен сөйләгән. Белгеч сүзләренчә, табигый күренешләр нерв системасына тәэсир итә, ә һава торышына бәйлелек вегетатив нерв системасы бозылуның бер сәбәбе булып тора. «Метеорологик факторлар организмга минималь күләмдә булса да үзгәрешләр кертә ала, алар үз чиратында вегетатив нерв системасына тәэсир итә. Шуңа күрә геомагнит давыллары яки кояш тотылу вакытында хәтта сәламәт кешеләр дә аңлашылмаган стресс, борчылу, физик авыртугаһәм башка тышкы факторларга сизгер була», — ди табиб. Белгеч шулай ук геомагнит кырындагы үзгәрешләр кан тамырлары тышчасының тонусына һәм канның ою сәләтенә йогынты ясый ала дип билгеләп үтә. Шул ук вакытта кояш тотылу йөрәк ритмы бозылган, остеопороз, нерв-мускул патологиясе һәм бөер авырулары булган кешеләр өчен куркыныч.

Үз саулыгыгызга битараф булмагыз!

ВТ

Автор:
Читайте нас