Уфаның Октябрь районы прокуратурасы 39 яшьлек хатынга карата җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслаган. Ул “Ананың яңа туган баланы үтерүе” мәддәсе буенча җинаятьтә гаепләнә.
Тикшерү версиясе буенча, узган елның декабрендә көндез ике балигъ булмаган баласы булган хатын өйдә малай тудырган һәм аннан котылырга карар иткән. Ул тере баланы япмага төреп, полимер пакетка салып, Сипайлово микрорайонындагы күпкатлы йортның подъездындагы кладовка бүлмәсендә яшергән.
Гаепләнүче үз гаебен таныган. Җинаять эше карау өчен Октябрь районы судына җибәрелгән.