Новости
11 март 2024, 10:18

Хайп өчен түгел

Ришат Төхвәтуллин Уфада грим бүлмәсендәге хәлләрнең хайп өчен булуын кире кага 

Хайп өчен түгелХайп өчен түгел
Хайп өчен түгел

Ришат Төхвәтуллин 9 мартта Уфада чыгыш ясаганда грим бүлмәләрендә күңелсез хәл булуы турында сөйләгән иде. Билгесез затлар төркемнең концерт әйберләрен урлап, көзгегә баш сөяге рәсеме ясап, ишеккә энәләр кадап киткәннәр иде. "Бик сәер хәл. Бер яктан - күңелсез, икенче яктан - минем максатым, ничек кенә булмасын - концертны уздыру. Билгеле бер логика юк. Һәм энә, әлбәттә, мине бик нык куркыта", - дип уртаклашты Ришат Төхвәтуллин.   Шулай ук җырчы хәзер аны «хайпта» гаепли башлаганнарын да өстәде. Әмма ул бу мәгълүматны кире кага, иҗат иткән елларында беркайчан да мондый хәлгә юл куймавын өсти.   Татар һәм башкорт эстрадасы йолдызы полициягә мөрәҗәгать иткән.

Фото: социаль медиа 

Автор:
Читайте нас