Башкортстанда киләсе атнада җылыту көтелә.
Дүшәмбе, 11 мартта кар явачак. Төнлә -19 градуска кадәр, көндез якынча -7 градус салкын. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк.
Сишәмбе, 12 март, төнлә шулай ук -19 градуска кадәр, көндез -9 тирәсе салкын көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Бераз кар явачак.
Чәршәмбе, 13 март, төнлә -15 градуска кадәр, көндез -4 градус салкын. Бераз кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк.
Пәнҗешәмбе, 14 мартта, шактый җылытачак һәм шулай ук бераз кар явачак. Төнлә -6га кадәр, көндез -1 градус. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тиәзлектә исәчәк.
Җомга, 15 мартта, кар катыш яңгыр явачак. Төнлә -2, -4 градус, көндез нуль тирәсе. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк.
Киләсе ял көннәрендә кар ява һәм әкренләп төнге салкыннар кайта. Шимбә көнне, 16 мартта тәүлек дәвамында -1дән -6 градуска кадәр һәм якшәмбе көнне, 17 мартта, көндез -1,-3 градуска кадәр, төнлә -13 градуска кадәр салкын булачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк.