Новости
9 март 2024, 04:03

Орхидея үстерү серләре

Орхидеянең 70 төрен үстерүче Руниза Закировадан берничә киңәш

Орхидея  үстерү серләреОрхидея  үстерү серләре
Орхидея үстерү серләре

Орхидея "ялкаулар гөле", аны карап тәрбияләп торуның бер авырлыгы да юк. Иң мөһиме орхидеяны чиста нарат кайрысына утырту. Нарат кайрысын ул урманнан җыеп кайта да өч сәгать кайната икән. Кайнаганда сагызы чыгып бетә һәм чистара. Бу иң әйбәт субстрат булып тора.

Секатор белән ваклап туралган нарат кайрысы өстенә, дымны әйбәт тотсын өчен, кибетләрдә сатыла торган торф мүге (аны сфагнум мүге дип тә атыйлар) сала. Яңа сатып алган орхидеяны шундый катнашмага күчереп утырта. Ике-өч атнага бер савытлары белән су тутырылган тазларга батыры куя һәм бер-ике сәгать тота.

Орхидеялар өчен «Плантафол 20.20.20» дигән ашлама бик яхшы. Аның белән берничә тапкыр тукландыргач ук, чәчәккә бөреләнә башлый. Гәрәбә кислотасы (янтарная кислота) исә орхидеяга гына түгел. Бөтен гөлләр өчен менә дигән витамин.

Никотин кислотасы гөлләргә күчереп утыртканнан соң яки авырулардан соң кирәк. Ул чәчәк бөресенә тизрәк барлыкка килергә булыша. Тиаминнан (В1 витамины) соң исә буйга яхшы үсеп китәләр. Чәчәкләре дә эрерәк була. Витаминнарны бер литр суга бер ампула исәбеннән аена бер тапкыр сибегез.

Моннан бер ун ел элек миңа беренче орхидеяны бүләк иткәннәр иде. Ул бик тиз үлде. Шуннан соң бу гөлгә битараф булдым. Әмма кибеттә тагын шуңа күзем төшеп, берьюлы берничә төрлене алып кайттым. Ничек тәрбияләргә икәнен өйрәндем, хәзер алар минем иң яраткан гөлләрем.

Автор:
Читайте нас