Новости
9 март 2024, 03:47

Иң зур торт

Русия кондитерлары 8 Март хөрмәтенә дөньяда иң зур торт әзерләгән булган.

Иң зур тортИң зур торт
Иң зур торт

Сочи кондитерлары 8 Март бәйрәме хөрмәтенә гигант торт әзерләгән. Аның авырлыгы — 623 килограмм, озынлыгы — 4 метр, киңлеге — 2,5 метр. Бу — дөньядагы иң зур җиләк-җимеш торты.

Тиешле рекорд шартларга туры китереп теркәлгән. Бу хакта Сочи хакимиятенең социаль челтәрләрендә хәбәр ителә.

Торт ясау өчен 110 килограмм каймак, 53 килограмм он, 82 килограмм шикәр, 220 килограмм яңа өлгергән җиләк-җимеш, 1,5 мең тавык йомыркасы кирәк булган.

Менә ичмасам торт! Сезнең шундый тортны күргәнегез бар идеме, дуслар? 

 

Фото:скриншот видео

Автор:
Читайте нас