Гемоглобиныгыз түбән булган очракта мондый төнәтмә дә әзерли аласыз: 1әр аш кашыгы вакланган миләш һәм гөлҗимешкә ике стакан кайнар су агызалар. Шуны сүрән утта 5 минут кайнаталар. Савытны калын сөлге белән төреп, бер тәүлек тоткач, сөзәләр. Аз гына бал салырга була. Төнәтмәне көнгә 3–4 мәртәбә ашар алдыннан яртышар стакан эчәләр.
Берәр компонентка аллергия булган очракта куллану тыела. Кулланыр алдыннан дәвалаучы табб белән киңәшләшергә онытмагыз. Сәламәт булыгыз!
Мең дә бер киңәш тән